«Пирамида»да «Манзара» спорт һәм музыка премиясе башланды
Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында җиденче тапкыр үткәрелүче «Манзара» спорт һәм музыка премиясе башланды.
Ачылу тантанасында тамашачыларны һәм көрәшчеләрне ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.
«Без көчле халык, нык халык. Үзебезнең телебез, көрәшебез, көрәш яратучы дусларыбыз бар. Шундый буранлы көндә юллар табып килгәнегез өчен рәхмәт. Көрәшчеләргә матур көрәш күрсәтүләрен телим. Шундый залларда көрәшерлек матур, мәһабәт, сау-сәламәт ир-егетләребез бар. Мин ышанам, алар үрнәгендә авыл, шәһәрләребездә яңа көрәшчеләребез барлыкка килер, дип ышанам», - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Быел «Манзара»да көрәш өч лигада уза. Алар - алтын, көмеш һәм яшел лигалар. «Алтын лига»да профессиональ көрәшчеләр, дөнья чемпионнары, «көмеш лига»да - Әгерҗе батырлары бил алышачак. «Яшел лига»да авырлыклары 30 кг нан югары булмаган балалар көрәшәчәк.
Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов «Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрдановка рәхмәтен белдерде.
«Буранга карамастан, Әгерҗедән килеп җиттек. Бүген безнең 10 батырыбыз көрәшәчәк. Әгерҗе районы юкка бәйле түгел. Без якташыбыз Айдар Шәймәрданов белән горурланабыз», - диде Ленар Нургаянов.
Мәдәнияткә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова көрәш җанатарларын ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсхәт Сәфәров исеменннән сәламләде.
«Татар халкының күрке булган милли көрәш. Бу тәрбияви чара да. Яшь буыннарга күрсәтү зур эш. Телебезне, гореф-гадәтләребезне буыннан буынга күчерергә безнең бурыч. Көрәшчеләр республикабызны төрле җирләрдә дә күрсәтәбез. Уңышлар сезгә, бәйрәм белән», - диде Нурия Хашимова. «Манзара» спорт һәм музыка премиясен «Татар-информ» туры эфирдан күрсәтә.