Йошкар-Олада Муса Җәлил, аның көрәштәшләренең әсәрләре буенча инсценировкалар бәйгесе уза
2024 елның 15 февралендә 10.00 сәгатьтә Йошкар-Оладагы Республика татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең (Гайнан Кормаш, Мансур Гаязов һ.б. фронтовик шагыйрьләр) әсәрләре буенча XXVIӀ шәһәр инсценировкалар бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс яшь буында герой-антифашистлар, аерым алганда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил, фашистларга каршы яшерен хәрәкәт җитәкчесе Гайнан Кормаш, балалар язучысы Абдулла Алишның тормышы һәм эшчәнлеге үрнәгендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, шулай ук Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру һәм аның көрәштәшләренең иҗатына карата кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла.
Бәйгедә түбәндәге яшь төркемнәрендәге коллективлар катнаша ала:
Балалар төркеме – 5 яшьтән;
Кече яшьтәгеләр төркеме – I-IV сыйныф укучылары;
Урта яшьтәгеләр төркеме – V-VIII сыйныф укучылары;
Олы яшьтәгеләр төркеме – IX-XI сыйныф укучылары;
Югары һәм махсус уку йортлары студентлары.
Һәр коллектив югарыда аталган авторларның бер әсәрен сәхнәләштерәчәк.