Дума армия турында фейк өчен милекне конфискацияләү турында законны I укылышта кабул итте
Дәүләт Думасы Кораллы Көчләр турында ялган мәгълүмат тараткан өчен милекне конфискацияләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости яза.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, документ нигезендә Россия армиясе турында ялган мәгълүмат тараткан, шулай ук бу мәгълүматны җинаять һәм дәүләт иминлегенә каршы юнәлдерелгән теләсә нинди башка эшчәнлекне финанслауга кулланган өчен акча, кыйммәтле әйберләр һәм башка милекне алу механизмы кертелә.
Моннан тыш, закон проекты түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
- җәмәгатьчелек алдында Россия иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлеккә өндәү-чакыру өчен җинаять җаваплылыгын кырысландырырга — әгәр кеше моны үз файдасы өчен яки ялланып кылса, шулай ук сәяси, идеологик, раса, милли яки дини нәфрәт мотивы яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт яки дошманлык мотивы белән кылса;
- диверсия юнәлешендәге барлык җинаятьләрне Россия иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлеккә кертергә.
Документ шулай ук махсус, хәрби яки мактаулы исемнән, дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итүне күздә тота:
- ялган мәгълүмат тараткан һәм Россия Кораллы Көчләрен дискредитацияләгән өчен;
- экстремизмга һәм дәүләтнең бөтенлеген һәм иминлеген бозуга юнәлдерелгән гамәлләр, шулай ук Россиягә каршы санкцияләр кертүгә чакырулар өчен;
- Россия катнашмаган халыкара оешмаларның яки чит ил дәүләт органнарының карарларын үтәүдә ярдәм күрсәткән өчен;
- нацизмны реабилитацияләгән өчен.
Документ нигезендә, әлеге үзгәрешләрне Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына кертергә кирәк.
Проектны спикер Вячеслав Володин, вице-спикер Ирина Яровая, «Бердәм Россия» фракциясе башлыгы Владимир Васильев, КПРФ фракциясе башлыгы Геннадий Зюганов, «Гадел Россия — хакыйкать өчен» фракциясе башлыгы Сергей Миронов, ЛДПР фракциясе башлыгы Леонид Слуцкий, иминлек һәм мәдәният комитетлары башлыклары Василий Пискарев һәм Елена Ямпольская һәм башка депутатлар керткән.
Володин билгеләп үткәнчә, хәзер җәзаның нәтиҗәле формалары юк, ә закон кабул ителгән очракта җаваплылык барлыкка киләчәк.
Генераль прокуратура, Тикшерү комитеты, Юстиция министрлыгы һәм Росфинмониторинг закон проектын хуплаган.