Айнур Тимерханов Археология музее ачу һәм «Мирасханә» үзәген үстерү кирәк дип саный
Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында Казанда Археология музеен ачу һәм «Мирасханә» үзәгендә кулъязмаларында реставрацияләү лабораториясен булдыру мәсьәләләрен күтәрде.
«Татарстан археологиясе музее Казан Кремле территориясендәге әһәмиятле һәм кызыклы урын була алыр иде. Әмма бу мәсьәлә буенча бюрократик хат алышулар 2005 елдан бирле дәвам итә. Ни кызганыч, әлеге максатларда бүлеп бирелгән бинада ремонт эшләре тәмамланмаган һәм бина музей максатлары өчен тапшырылмаган», – диде ул үз чыгышында.
Галим әйтүенчә, ТР Фәннәр академиясе 2020 елда ук әле музейны эшләтеп җибәрүгә кагылышлы документларның тулы пакетын әзерләп җибәргән булган. Ул бу мәсьәләнең Төзелеш министрлыгы коллегиясендә дә күтәрелүен искәртте. Моның фәнни-популяр туризм булуын ассызыклады.
Айнур Тимерханов Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ИЯЛИ) «Мирасханә» үзәге базасында кулъязмаларында реставрацияләү лабораториясе һәм татар язма мирасына багышланган даими күргәзмә булдыру проектының актуальлеген дә аңлатып узды.
Ул теманы октябрь аенда халыкара конференция кысаларында оештырылган, Милли китапханәдә ачылган «Европа һәм Көнчыгыш цивилизациясенең язмачылык тарихы» күргәзмәсен искә төшерүдән башлады.
«Конференция һәм күргәзмәнең әһәмиятле миссиясе шәрыкъ язма культурасы контекстында татарларның бай язма мирасын һәм дөнья масштабында Россия халыкларының язма традицияләрен күрсәтү иде. Биредә ИЯЛИнең «Мирасханә» үзәге базасында кулъязмаларында реставрацияләү лабораториясе һәм татар язма мирасына багышланган даими күргәзмә булдыру актуальлеге күренә», - диде ул.
Айнур Тимерханов «Мирасханә» үзәгенең Казан Кремлендәге Манежда урнашуын искәртеп биредә туристларның күп булуына игътибар юнәлтте. Фәннәр академиясе тиз арада бу проект буенча үз күзаллауларын җиткерәчәк.