Ялга кайткан хәрбиләр гаиләләре белән Актанышта хәрбиләргә ярдәм концертын карады
Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда быел беренче «Без бергә!» хәрбиләргә ярдәм концерты оештырылды. Тамашачылар арасында махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр дә бар иде.
Хәрби хезмәткәр Рөстәм Вәлиев концертка гаиләсе — хатыны һәм кызы белән килгән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова 2024 елның Россиядә Гаилә елы булуын искәртте һәм Вәлиевләргә уңышлар теләде. Ә район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев сәхнәгә тагын өч хәрби хезмәткәрне чакырды һәм район башлыгы Ленар Зарипов һәм муниципалитетның барлык халкы исеменнән аларга тирән рәхмәт белдерде.
Махсус хәрби операция барышында оныгын югалткан 85 яшьлек Роза Сергееваның чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. Хәзер ул түземсезлек белән неонацизмга каршы көрәшүче улының кайтуын көтә.
Роза Сергеева авыр минутларда гаиләсенә зур ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә, авылдашларына рәхмәт белдерде. Ул хәйрия концерты үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Укытучы-ветеранга бигрәк тә кечкенәдән үк хәйрия чараларында катнашучы укучыларның чыгышлары тәэсир иткән.
Ул яшьләрне гаиләләрен сакларга, мөнәсәбәтләрне җайга салырга, аерылышуга юл куймаска, балаларны бергә тәрбияләргә чакырды.
«Минем кебек әтиләрен сугышта югалткан балалар булмасын», — диде ул.
Волонтер-артистлар белән бергә сәхнәдә Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, Актанышның 1 һәм 2 нче мәктәбе, Пучы, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары чыгыш ясады.
Концертны алып барган Сиринә Шәехова һәм Рөстәм Мусин барлык тамашачыларга рәхмәт белдерде һәм концертка 34 мең сумлык билетлар сатылганын, өстәп, хәйрия тартмасына 8,6 мең сум җыелганын игълан иттеләр.
Махсус хәрби операция 2022 елның 24 февралендә, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланды. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.