Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 10.01.2024

Путин «Авыл укытучысы» программасын 2030 елга кадәр озайтты

Tatar-inform.tatar 

«Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Анадырь шәһәрендә яшәүчеләр белән очрашуда белдерде (трансляция Кремльнең матбугат хезмәте Telegram-каналында оештырылды).

Читать дальше...

Путин: Россиядә күп бала табу модага керә

Tatar-inform.tatar 

Россиядә күп бала табу модага керә. РФ Президенты Владимир Путин Анадырьда яшәүчеләр белән очрашуда, ирле-хатынлы Верещагиннарның күп балалы гаиләләрне бердәнбер торакка салымнан азат итү турындагы мәсьәләне карау тәкъдимен шәрехләп, шундый тенденция күзәтелүе турында әйтте.

Читать дальше...

Рафис хәзрәт Гайфуллин: Коръәннең татарча тәфсирен Брайль шрифтында бастырырга ниятлибез

Tatar-inform.tatar 

«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Гайфуллин Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен – тәфсирен Луи Брайль шрифтында бастырып чыгарырга ниятләүләрен әйтте.

Читать дальше...

Путин күп балалы гаиләләргә ташламалы кредит бирү мәсьәләсен өйрәнергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәт Ерак Көнчыгышта күп балалы гаиләләргә ташламалы автокредит бирү мәсьәләсен өйрәнәчәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Анадырьда яшәүчеләр белән очрашуда. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Илһам Исмәгыйлев: Рамазан аенда «Ярдәм» мәчете 1,5 мең кешегә ифтар оештырачак

Tatar-inform.tatar 

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев фондның узган елдагы эшләренә йомгак ясады һәм быел Рамазан аенда ифтар үткәрү турында сөйләде.

Читать дальше...

Думада ана капиталын дача сатып алуга тоту мөмкинлеге хакында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Россиялеләр ана капиталы акчасын шул исәптән бакчачылык җәмгыятендә йорт сатып алу өчен дә сарыф итә алачак. Әмма биредә истә тотылырга тиешле кайбер нечкәлекләр дә бар. Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсе Бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин «Российская газета»га биргән интервьюсында гаиләгә ана капиталын йорт сатып алу һәм ремонтлауда файдаланырга мөмкинлек бирсеннәр өчен дачаның нинди критерийларга җавап бирергә тиешлеге турында сөйләде.

Читать дальше...

Тинчурин театры режиссерлык курсларына яңа төркем җыя

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры базасында яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары башлана. Дәресләрне баш режиссер Туфан Имаметдинов алып барачак. Бу хакта Тинчурин театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



КФУ метеорологы: Гыйнвардагы мондый салкыннар чирек гасыр күзәтелмәгән иде

Tatar-inform.tatar 

2024 ел башындагы кебек салкыннар инде чирек гасыр күзәтелмәгән иде. Алдагы көннәрдә көтелгән җылылык кыска вакытлы булачак, дип белдерде КФУ медиапорталына Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.

Читать дальше...

Мурманскида балалар арасында ислам дине нигезләре буенча өлкә бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

Мурманск шәһәре ислам үзәгендә балалар арасында ислам дине нигезләре буенча өлкә бәйгесе узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Ярдәм» фонды журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдырырга җыена

Tatar-inform.tatar 

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина премиясен тапшырачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

Читать дальше...

Казан үзәгендәге иллюминацияне мартка кадәр калдырырга мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

Казан үзәгендәге яктылык конструкцияләренең эше 2024 елның мартына кадәр озайтылырга мөмкин. ТР башкаласы мэриясенең телеграм-каналында, халыкның сорауларына җавап биреп, шулай дип искәрттеләр.

Читать дальше...

Наил Мәһдиев «Кече Ватан – Россиянең көче» форумының оештыру комитеты әгъзасы булды

Tatar-inform.tatar 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Кече Ватан – Россиянең көче» Бөтенроссия муниципаль форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзасы итеп билгеләнде. Чара беренче тапкыр 15-17 гыйнварда Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе ярдәмендә узачак. Шәһәр җитәкчесе аппарат киңәшмәсе вакытында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

«Википедия»нең Россия тиңдәше 2024 ел дәвамында тулы версиядә эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

«Википедия»нең Россия тиңдәше – «Рувики» - 15 гыйнварда бета-тестлаштырудан чыга. 2024 ел дәвамында платформа технологик яңартулар белән тулы версиядә эшли башларга тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

2024 елда Россиядә илкүләм проектларга каралган чыгымнар 3 триллион сумнан артып китәчәк

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Россиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3 триллион сумнан артык акча каралган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы федераль Финанс министрлыгына сылтама белән.

Читать дальше...

Рамазан алдыннан Татарстан мәчетләрендә Коръән уку курслары башлана

Tatar-inform.tatar 

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның Яңа Савин районы прокуроры урынбасары Радик Хәлилов вафат булган

Tatar-inform.tatar 

Кичә 50 нче яшендә Радик Хәлилов вафат булды, дип хәбәр итә ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Хәлилов 25 ел гомерен прокуратура органнарында хезмәт итүгә багышлый. ТР прокуратурасының аеруча мөһим эшләрне тикшерүне күзәтү бүлеге тикшерүчесе һәм өлкән прокуроры вазифаларын башкара.

Читать дальше...

Алабугада «Чаян» журналының баш мөхәррире белән очрашу була

Tatar-inform.tatar 

19 гыйнварда 10 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда «Чаян» журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлилулловның сәнгать сөючеләр клубы әгъзалары белән очрашуы була. Ул легендар журналның 100 еллык юбилеена һәм «Чаян» карикатурачылары күргәзмәсен ачуга багышлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Кукмараның Кәркәүч авылында рәссам Мөнип Фатыйховның шәхси күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Кукмараның Кәркәүч мәдәният йортында рәссам Мөнип Фатыйховның «Тормыш бизәкләре» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе оештырылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайты Әлфия Газизуллинага сылтама белән хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *