Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 27.01.2024

Кама Тамагы комбайнчысы Шамил Нуруллинның портреты Мәскәү күргәзмәсенә куелган

Tatar-inform.tatar 

13-27 гыйнварда Мәскәүдә Яңа Третьяковкада «Хезмәт сәнгате» күргәзмәсе уза. Анда Кама Тамагы комбайнчысы Шамил Нуруллинның портреты Яңа Третьяковка күргәзмәсенә куелган. Биредә 200 дән артык иң яхшы рәсем сәнгате, графика, скульптура әсәрләре, шулай ук 2023 елда «Вакыт, алга!» фестивале кысаларында Россия рәссамнары тарафыннан эшләнгән инсталляцияләр тәкъдим ителгән. Бу хакта «Идел таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәйнең Урта Баграж авылында 87 яшьлек әби маскировкалау челтәре үрергә ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

Зәйнең Урта Баграж мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр. Хатын-кызлар эшне ике сменада оештырган, көнгә бер маскировка челтәре үреп бетерәләр. Челтәр үрергә Сарсаз-Баграждан да төшүчеләр бар. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре дә тартылды бу эшкә. Бу турыда «Зәй яңалыклары»нда хәбәр ителә.

Читать дальше...

«Студентлар көне» донорлык акциясе вакытында кан банкы 50 литрга тулыланган

Tatar-inform.tatar 

Республика кан үзәгендә волонтер-медиклар һәм Казан федераль университеты студентлары белән берлектә «Студент көне» донорлык акциясе узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Кама проекты бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

«Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе һәм Түбән Кама химия-технология институты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикларның VI Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды. Аларның «ЭтноSTYLE – это наш стиль!» социаль проекты җиңү яулады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *