Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 29.01.2024

Татарстанда яшәүчеләргә буран һәм бозлавык вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

Бүген һәм иртәгә, 30 гыйнварда, көндез республика территориясендә урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчле җил, буран вакытында күз күреме 1000 метрга һәм аннан да азрак, юлларда бозлавык, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә.

Читать дальше...

2023 елда казанлылар сирәк аерылыша башлаган

Tatar-inform.tatar 

Казан 2023 елда Идел буе федераль округының миллион кеше яши торган шәһәрләре арасында аерылышу буенча иң яхшы күрсәткечне тотып торды. Ул гына да түгел, шәһәрдә аерылышулар саны кимү тенденциясе саклана, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә ЗАГС идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Студеникина.

Читать дальше...

Татарстанда кабат көчле буран, кар һәм җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

29 гыйнвар кичендә һәм 30 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Республикада кабат күп итеп кар явачак, буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

1 февральдән пенсиягә өстәмә түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

1 гыйнвардан Россия пенсионерларының иминият пенсиясен индексацияләделәр, әмма февральдән кайбер категория гражданнар өчен айлык акчалата түләүләр артачак. Бу хакта Россия халыклар дуслыгы университеты икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский сөйләде, дип яза «Труд».

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казан яр буенда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын тантаналы ябу чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачагын әйтте.

Читать дальше...

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Путинны ил Президентын сайлауда кандидат итеп теркәде

Tatar-inform.tatar 

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны ил Президентын сайлауда кандидат буларак теркәде. Ул үзен-үзе тәкъдим итүче буларак расланды, аны хуплап кирәкле санда имза җыелган иде.

Читать дальше...



Уфада Мортаза Рәхимовның 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Республикасы Милли музее Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның 90 елллыгына багышланган күргәзмә әзерли. «Башкортстан Республикасының беренче Президенты» дип исемләнгән экспозиция 7 февральдә рәсми рәвештә ачыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда узган ел 19,3 мең бала туган

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Казанда 19,3 мең бала туган. 2022 ел белән чагыштырганда (18,7 мең бала), 610 балага күбрәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Елена Студеникина сөйләде.

Читать дальше...

Казанда гыйнварда айлык явым-төшем нормасының 175 проценты яуган

Tatar-inform.tatar 

Казанда ике атнада – 17-28 гыйнварда айлык явым-төшем нормасының 122 проценты яуган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Читать дальше...

Әнвәр Нургалиевны Башкортстан Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре советы составына керттеләр

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Республикасы башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре советы составына үзгәрешләр кертелде. Бу турыдагы карарны төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров имзалады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия бензин сатып алу мөмкинлеге буенча Европа илләре 20легенә кергән

Tatar-inform.tatar 

Россия Европа илләре арасында бензин алу мөмкинлеге рейтингында 15 урынны алды. Шул ук вакытта аның бәясе күзәтүдә катнашучы барлык илләр арасында иң түбәне булып чыкты. Ягулык базарын РИА Новости анализлады.

Читать дальше...

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасында тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә башлады

Tatar-inform.tatar 

29 гыйнвардан Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, «Мобиль сайлаучы» системасында президент сайлавында тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта республиканың күп функцияле үзәк искәртә. Аның аша гариза бирергә мөмкин.

Читать дальше...

Әсгать Сәфәров: «Динамо»ның көче - массакүләм спортның данлы традицияләренә тугры калуда

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров спортчыларны Физкультура-спорт җәмгыяте оешу көне белән котлады.

Читать дальше...

Екатеринбургта Урал федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды

Tatar-inform.tatar 

Кичә Екатеринбург шәһәренең Халыклар иҗаты йортының Зур концерт залында Урал федераль округына һәм Свердловск өлкәсенә кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, татар активы җыелды. Биредә алар өчен Татарстанның сәнгать осталары әзерләгән концерт тәкъдим ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ульяновскида балалар бакчасында сабыйларны татар фольклоры белән таныштыру семинары узды

Tatar-inform.tatar 

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Балалар бакчасында сабыйларны татар фольклоры белән таныштыру тәҗрибәсеннән» дип аталган семинар-практикум узды. Бу хакта Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Лисичанск һәм Рубежноедан 50 югары сыйныф укучысы мәктәпне Алабугада тәмамлаячак

Tatar-inform.tatar 

Кичә Лисичанск һәм Рубежноедан илле унберенче сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлау һәм бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга әзерләнү өчен Алабугага юл тотты.

Читать дальше...

Чистайда 11 музей объекты тулысынча төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

«Чистай» мәдәни үзәгендә Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Анда Чистайда мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклану эше турында сөйләделәр. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чүпрәледә 2024 елда районда туган беренче баланы хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

Чүпрәленең Татар Бизнәсе авылында яшәүче Фәния һәм Ирек Бахтиевларның өченче баласы дөньяга аваз салды. 2003 елгы Люзия белән 2007 елгы Рәзилә нәни сеңелле булды. Әти-әнисе 3250 граммлы сабыйга Зәлия дип исем биргән. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *